Безнең Лесной балалар бакчасының төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәләмәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасындагы мөһим әйберләрнең берсе – ул предметлы-үстерелешле мөһит.
Дидактик уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның узенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Шул ук вакытта баланын сөйләме устерелә, кул моторикасы яхшы эшли башлый.