21 гасыр безгә күп төрле яңа проблемалар тудырды.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

    21 гасыр безгә күп төрле яңа проблемалар тудырды. Шулар арасында бүгенге көндә иң актуаль саналганы сәламәт буын тәрбияләү. Безгә вакыт шундый йөкләмә куя балаларда наркотиклар куллану, тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләргә каршы тору сәләтен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Балаларда сәламәтлекләренә сак караш тәрбияләү.

     Минемчә бүген безгә бу гадәтләрнен зарары турында сөйләүдән бигрәк яшьләргә һәм балаларга тормышнын бүтән кызыклы якларын ачарга ярдәм итәргә кирәк Балага үзенең йомылып яткан сәләтләрен ачарга ярдәм итү, мәдәнияткә, сәнгатькә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарур. Бу юнәлештә эшне без мәктәп, яшьләр оешмасы, авыл мәдәният йортлары белән берлектә алып барабыз.

      Әлбәттә мәдәният йортларында узган һәр чараны шушы юнәлештә эш дип санарга була.

  19 – март көнне Теләче урта  мәктәбе  белән берлектә оештырган чарабыз ул «Радуга здоровья» дип атала. Тормыш бит ул шундый кызыклы һәм матур, салават купере күп төрле төсләр белән балкый. Мәдәният, сәнгать, спорт белән шөгыльләнү, дусларын, туганнары белән аралашып яшәү – болар барсыда шушы матур яшәешне тәшкил итә. Наркомания дигән, кешенең рухын сындыручы, яшәү теләген бетерүче  караңгы упкын белән, берничектә чагыштырып булмый аны. Шуңа да балаларга бу чара бик ошады. Регина Алексеева, Ландыш Җиһаншина, Диләрә Исмагиловаларның җырлары кичәне тагында ямьләндерде.  8 в классына бу чарада актив катнашкан өчен мәдәният йорты тарафыннан диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International