20 март көнне муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр өчен керемнәр һәм чыгымнар, милкен салымы турында мәгълүматлар туплау буенча семинар-уку оештырылды. Семинарда әлеге теманы яктыртып декларация тутыру кампаниясенең аерым аерым үзенчәлекләргә тукталып, район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Юрий Емельянов, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләре буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова чыгыш ясады. Семинарда муниципаль хезмәткәрләргә керемнәре турында декларация тутырганда хата җибәрмәү бурычы куелды. Семинар хаталарны булдырмау һәм кисәтү максатыннан үткәрелде.