20 нче март көнне Айдар башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә “Ут – дус та, дошман да” дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Чарада укучылар бик теләп катнаштылар. Янгын чыгуның төп сәбәпләрен ачыкладылар. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча фикер алыштылар,шул темага видеороликлар каралды. Янгынга каршы үткәрелгән рәсем конкурсында Рахимова Сөмбеләнең эше 1нче урынга лаек булды.