20 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә В.П. Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллияте педагоглары белән очрашу үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан нефтехимия көллияте педагоглары Л.Х.Вильданова , Е.В.Азеева, Н.А Коткова, Н. Н.Трофимова белән очраштылар. Казан нефтехимия көллияте педагоглары белән очрашуны Теләче муниципаль районы хакимият башлыгы ярдәмчесе Э.Ш.Хамизова оештырды. Э.Ш. Хамизова Теләче муниципаль районында кирәкле профессияләр белән таныштырды. Укучылар нефтехимия көллияте белгечлекләре, анда керү шартлары һәм уку мөмкинлекләре турында белешмә алдылар.