Бүген мәктәбебездә инглиз теле атналыгы кысаларында “Әкияттә кунакта” дигән әдәби иртә узды. 1нче сыйныф укучылары инглиз телендә ”Шалкан “әкиятен сәхнәләштерсәләр, 5нче сыйныфлар “Күмәчкәй” әкиятен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Шулай ук инглиз телендә шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды. Укучылар үзләренең чыгышыннан канәгать.
Инглиз теле атналыгы бик җанлы, укучыларның күңелендә истә калырлык, фәнгә кызыксыну уятырлык дәрәҗәдә үтте.