ТОЗЛЫ КАМЫР ӘВӘЛӘҮ.

2015 елның 20 марты, җомга

 Нәфис-нәфәсәти үсеш  белем бирү һәм укыту процессында төп урын алып торучы мөһим бер чара. Шул чараларның бер өлеше булып әвәләу шөгыльләре дә гаять зур роль уйный. Бигрәк тә тозлы камыр белән әвәләү. Үзәк балалар бакчасынын уртанчылар төркеме балалары үз куллары белән тозлы камыр ярдәмендә гаилә фотолары өчен фоторамка әзерләделәр. Камыр белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша.

Балалар бакчасында камыр белән әвәләү төре әле яңа гына үстерелә. Шуңа да карамастан, балалар бу төр шөгыльләрне аеруча яратып башкаралар. Шушы шөгыльдә алар фоторамканы ясасалар, киләсесендә алар аны гуашь ярдәмендә буячаклар. Һәм бу әйберләр аларның әти-әниләренә көтелмәгән бүләк булыр дип, ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International