2015 елның 20-22 март көннәрендә Сабада «Теләче» спорт мәктәбе укучылары 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк егет һәм кызлар арасында РСФСРның атказанган урманчы Миннеханов Н.М. истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия ярышларында катнашалар.
Бүген,20 мартта, команда вәкилләре Н.М.Миннеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Безнең районнан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Галеев А.В. һәм спорт мәктәбе директоры Гиниятуллин Д.С. да катнашты.