ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ-2015.

2015 елның 20 марты, җомга
18 март көнне  Балтач 4 нче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2015" зонара бәйгесендә Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш һәм Балтач районыннан икешәр тәрбияче үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Мәртәбәле жюри аларның балалар белән үткәргән ачык чараларына һәм методик темалары буенча әзерләнгән презентацияләренә бәя бирде. Әлеге бәйгедә Үзәк балалар бакчасынын югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Степанова Валентина Ивановна  лаеклы рәвештә районыбыз данын яклады . Әлеге бәйге үзара тәҗрибә уртаклашу, инновацион алымнар куллануның практикадагы үрнәге һәм һөнәри осталыкны күрсәтү дә булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International