20 март көнне Олы Мишә балалар бакчасында язгы Нәүруз бәйрәме булды. Балалар алдан ук яз турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Әти-әниләр дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.
Нәүруз – язгы мөселман бәйрәме. Борын-борыннан кыр эшләре бәйрәме. Йола буенча кешеләр алдан өй тирәсен, өйне тәртипләргә тиешләр. Бу көнне бәйрәм табынына бөртекләрдән пешерелгән түгәрәк пәрәмәчләр куйганнар.
Нәүруз шулай ук ел башы булып та санала. Нәүруз “яңа көн” дигәнне аңлата. Бу көнне көн белән төн тигезләшә. Язгы чәчү якынлаша. Игенченең яңа хезмәт чоры башлана.