20 март көнне Җәнәй башлангыч мәктәбе укытучысы 1 сыйныф укучысы белән Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр безне ягымлы каршы алдылар, китапханәдәге китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар, китапларга сакчыл караш турында сөйләделәр. Укучы сөйләгәнне игътибар белән тыңлады һәм үзенә күп мәгълүмат алды. Китапханә - белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара. Безгә экскурсия бик ошады.