Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 20 март көнне “Язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләре” темасына гомуми мәктәп линейкасы һәм сыйныф сәгатьләре үтте.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 20 март көнне “Язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләре” темасына гомуми мәктәп линейкасы һәм сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә, Каримуллина М.М. линейкада укучыларга язгы чорда сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып, кагыйдәләрне тагын бер кат исләренә төшереп үттеләр. Март, апрель айларында сулыкларда, елга-күлләрдә бозлар көпшәкләнә, аның ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.  Нәкъ менә язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында дистәләрчә кешенең, шул исәптән кызыксынучан балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Фаҗига булмасын өчен, яз көне боз өстенә керүдән тыелырга кирәк.

Әти-әниләр: балаларны күзәтүчесез боз карарага җибәрмәгез. АҢЛАТЫГЫЗ, БУ БИК КУРКЫНЫЧ.

   ОЛЫЛАР ҺӘМ БАЛАЛАР, СУЛЫКЛАРДА ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ, ИҢ ГАДИ КАГЫЙДӘЛӘРНЕ ҮТӘВЕГЕЗ ДӘ СЕЗНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫГА ЫШАНЫЧ БУЛЫП ТОРА!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International