Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 21 март көнне әйләнә-тирә мохитне саклау, укучыларда экологик культура тәрбияләү максатыннан “Урман дәресе” республика күләм табигатьне саклау акциясе кысаларында тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 21 март көнне әйләнә-тирә мохитне саклау, укучыларда экологик культура тәрбияләү максатыннан “Урман дәресе” республика күләм табигатьне саклау акциясе кысаларында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучыларга лекция укыдылар, әнгәмә үткәрделәр. Халыкара экспертлар мәгълуматлары буенча, дөньякүләм урман мәйданының 2/9 се һәм шуның кадәр үк агач материалы Россия өлешенә туры килә. Урманнар саклауга, төзекләндерүгә мохтаҗ. Законсыз урман кисүләр, пожарлар  урманнарның юкка чыгуына китерә. Безнең урманнарның киләчәге бездән тора!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International