2015 елның 20 мартында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү тантанасы булып узды.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
2015 елның 20 мартында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Бөек  Җиңүне якынайтуга  үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл  ветераннарыбызны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада Теләче  муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф.М.Галимова катнашты. Алар ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырып олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы  көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.
    Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә бүгенге көндә барлыгы  27 тыл ветераны яши. Шулардан  бары  12 ветеран әлеге тантанага килә алды һәм  чордашлары белән  үзара фикер  алышып чәй табыны артында тематик  концерт программасы карады. Ә тантанага килә алмаган  ветераннарга медальне өйләренә барып тапшыру  оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International