20 нче март көнне, 10ынчы Президент спорт ярышлары муниципаль этабы кысаларында шахмат буенча ярышлар үтте.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Кичә, ягъни 20 нче  март көнне, 10ынчы Президент спорт ярышлары муниципаль этабы кысаларында шахмат буенча ярышлар үтте.  Анда 1998-2000 нче елгы кызлар һәм  егетләр көч сынашты. Безнең мәктәптән 3 укучы  катнашты.   Һадиуллина Адилә – 1 урын, Мубинов Салават – 2 урын.  Командабыз беренче  урында. Адилә һәм Салават 25 март көнне Казанга район данын якларга баралар. Уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International