Урман көне.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

21 нче март  көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә барлык сыйныфлар өчен дә  Урман  көненә багышланган тәрбия чарасы үткәрелде. Чарада  Ленин урманчылыгы җитәкчесе – Халиуллин Айдар  Адгамович катнашты.  Укучыларга 2014 нче елда  Республика күләмендә урман  хуҗалыгы буенча эшләнгән эшләр, мөһим вакыйгалар турында бик эчтәлекле, кызыклы  фильм  күрсәтелде. Айдар Адгамович  укучыларга урманның  кеше тормышы өчен яшәү чыганагы булуына мисаллар китерде.   “ Табигатьне  яклау һәм саклау – безнең бурычыбыз! Табигать белән кеше бербөтен булып яшәгәндә генә, дөнья ямьле, яшәеш мәгънәле булачак” – диде. Шул ук вакытта  9 нчы сыйныф укучыларына  Лубян  урман  колледжына   укырга керергә  киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International