21 март-Халыкара урманнар көне.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

   Әбде урта мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен “Урма-безнең байлыгыбыз”дип исемләнгән чара үткәрелде.Аны биология фәне укытучысы Михайлова Н.К.оештырды. Әлеге чара барышында укучылар белән экология,аны ничек саклау турында әңгәмә үткәрелде. Чараның икенче өлешендә укучылар әлеге темага карата табышмакларга җаваплар эзләделәр,экологиянең төрле тармакларына кагылышлы булган сорауларга җавап бирделәр.

   Авыл китапханәчесе Никитина Н.П. “Урман һәм анда яшәүчеләр” дигән темага китаплар күргәзмсе оештырды.Әлеге күргәзмә укучларга файдалы һәм кирәкле китапларны дөрес сайлап алырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International