20 нче март көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйгедә укучылар татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына нигезләнгән күренешләр тәкъдим иттеләр. “Нәүрүз чибәре-2015” конкурсында көч сынаштылар. Бәйрәм оешкан төстә үтте.