Бүген, 23 нче март көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә “Укытуның яңа стандартларына күчү чорында укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү” темасына педагогик киңәшмә үтте.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген, 23 нче март көнне,  Олы Мишә урта мәктәбендә “Укытуның яңа стандартларына күчү чорында укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү” темасына педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибе буенча  башлангыч сыйныф укытучылары Каримова Г.Г. һәм Фәлахова Ә.Б. башлангыч сыйныф укучыларына әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагог-оештыручы Шарифуллина Г.Г. мәктәптә укучылар үзидарәсе эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук  өченче чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең торышы каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International