Язгы каникуллар.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Укучыларның язгы  каникуллары башланып китте.Каникул вакыты булуга карамастан  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә эш  тынып тормый.  9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары  план нигезендә дәүләт имтиханына әзерләнә. Бүген аларга математика,  рус теле  фәннәреннән консультацияләр үткәрелде.11 сыйныф укучылары биология фәненнән  тест үттеләр. Профотряд членнары профотрядлар смотр-конкурсына әзерләнәләр: стенгазета чыгаралар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Укучыларның ялы файдалы үтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International