Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Теләче Үзәк китапханә хезмәткәрләре сугыш ветераннарының өйләренә барып аларның хәлләрен беләләр, сугыш елларында кичергән уй – кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашалар. Шундый очрашуларның чираттагысы 23 март көнне Күкчә авылында яшәүче сугыш ветераны Сабирзянова Таисия Павловналарда үтте.