21 март көнне Мирәтәк авыл клубы каршында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм концерт номерлары белән башланып ките. Аннары соң милли көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, гер күтәрү һәм башка төрле уеннар уйналды. Шулай ук бәйрәмгә килгән халык шашлык, кайнар чәй, һәм башка тәм-томнар белән сыйлана алды.
Бәйрәм бик күңелле узды.