21 март көнне Шәтке авылында мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, авылы җирлеге эшчеләре белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлеше концерт номерлары белән башланып китте. Икенче өлеше урамда спорт уеннары һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Урамда пешкән ботка һәм аш килгән кунаклар һәм авыл кешеләренең күңеленә хуш килде. Мәктәпнең спорт залында Авылдашыбыз Гыйлемҗан Мингалиев кубогына волейбол ярышлары узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Г. Мингалиевның якыннары тапшырды.
Шәткедә"Нәүрүз" бәйрәме көне буе дәвам итте.