21 март көнне Балык Бистәсе районының Ямаш авыл мәдәният йортында Республика күләм «Иске- Казан түгәрәк уен» фестивале булып узды.
Фестивальнең максаты традицион татар мәдәниятен саклап калу.
Безнең районнан әлеге фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Агыйдел» татар фольклор ансамбле һәм Субаш клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбльләре катнашты.
Ике коллектив та фестивальдә унышлы чыгыш ясады.
Фестивальнең нәтиҗәләре май аенда билгеле булачак. Җингән коллективлар Биектау районында уздырылачак 3 турга чакырулы булачак.