Без Олы Мәтәскә балалар бакчасына йөрүче балалар белән авыл клубына бардык. Анда Оренбургтан цирк - тамаша килгән иде. Циркта катнашучы артистлар үзләренең үзенчәлекле костюмнары, кызыклы клоуннары, мавыктыргыч уеннары белән балаларны үзләренә җәлеп итте. Клоуннар белән бергә уеннарда безнең балалар да бик теләп катнаштылар.