Яшь шахматчыларыбыз җиңүе.

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Район беренчелегенә үткәрелгән шахмат бәйгеләрендә мәктәбебезнең Р.Г.Даутов алып бара торган "Шахмат" түгәрәгенә йөрүче  яшь шахматчылары  ел саен катнашып килә.20 март көнне үткән ярышта мәктәбебезнең 4 укучысы катнашты. 8 нче сыйныф  укучысы Ибраһимов Рүзәл 1нче урынны, 6 нчы сыйныф укучысы Даутова Гөлшат 3нче урынны, мәктәбебез командасы 2 нче урынны алды. Котлыйбыз! Бүген шахмат бәйгесендә җиңгән укучыларыбыз район командасы составында Казан шәһәрендә үтәчәк шахмат бәйгесенә юл алды. Уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International