24 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, Казан милли техник эзләнү- тикшеренү университеты укытучылары рус теле, математика һәм физика фәннәреннән консультацияләр үткәрделәр. Консультацияләр вакытында фәннәр буенча катлаулы темалар аңлатылды, мәсьәләләр чишелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, консультацияләрдән бик канәгать калдылар. Казан милли техник эзләнү- тикшеренү университеты укытучылары белән бердәм эшчәнлекне Теләче муниципаль районы хакимият башлыгы ярдәмчесе Э.Ш.Хамизова оештырды.