24 март көнне безнең балалар бакчасында традицион Нәүрүз бәйрәме билгеләп утелде.

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

24 март көнне безнең балалар бакчасында  традицион Нәүрүз бәйрәме билгеләп утелде. Көн белән төн тигезләшкән бу көннәрдә ата-бабадан килгән һәм һәр буын көтеп алган Нәүрүз (фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата). Көнчыгыш календаре буенча кайбер төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
 Шушы традицияләрне саклап безнең балалар бакчасында урта, зур һәм мәктәпкәчә төркем балалары белән  “Нәүрүз бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм тәрбиячеләр (Хазинурова Г.Р.,Хузина Р.Г.,Хадиева Ф.Г.,Хафизова А.Р.) тарафыннан бик күңелле  оештырылды. Шулай ук, бәйрәмне матур музыка белән бизәп торучы  музыка җитәкчесе Сафина Р.К. булды, кызыклы уеннар белән шаккатырып торучы физкультура тәрбиячесе Валияхметова Г.И. балаларның күңелләрендә онытылмаслык хисләр уятты. Соңыннан балалар тәм-томнар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International