Шөгыльләрдә театральләштерелгән уеннар бик еш кулланылалар.

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Шөгыльләрдә театральләштерелгән уеннар бик еш кулланылалар. Театральләштерелгән уеннар балаларда театрга кызыксыну уята. Мондый шөгыльләрдә балалар персонажга хас хәрәкәтләрне ясарга  (кош оча, кәҗә бәтие сикерә), кешенең эмоциональ хәлен сурәтләргә (торыш, ишарә, хәрәкәт) өйрәнәләр. Балалар әкиятнең эчтәлеген, әсәрне бик тиз һәм яхшы итеп истә калдыралар. Бүген уртанчы һәм өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар йорт хайваннары турында әкиятләр өйрәнделәр. Барысына да кызык һәм аңлаешлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International