Бүген 2015 елның 25 мартында Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясе базасында Әбрар Кәримуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Конференциядә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша. Аның максатлары булып, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре барлау тора.
Конференциядә Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шәрипова Ильвина да катнаша. Ул “Татар фәне тарихында эзе тирән” дип исемләнгән фәнни эшен тәкъдим итә. Ильвинаның эше Әбрар Кәримуллинның тормышына һәм фәнни хезмәтләренә багышланган. Укучыбызның фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәннапова Фидая Җәмиловна. Уңышлар телибез!