Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Татар, рус һәм башка халыкларның үзенчәлекле милли-мәдәни традицияләре гасырлар дәвамында туа һәм тыгыз үрелә килгән Татарстанда, мәдәниятне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Халкыбыз Әдәбият һәм сәнгать елында һәм Габдулла Тукай елында күренекле мәдәният, сәнгать әһелләренә багышлап уздырылган юбилей тантаналары турында җылы хатирәләр саклый. Ул вакытта ниятләнгән күп кенә эшләрне республикада, бөтен ил күләмендә Мәдәният елында да тормышка ашыру дәвам итә.
Гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышланган һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, чын күңелдән сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар телибез! Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле дуслар!