Атна вакыйгаларга бай булды.

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
10 март көнне Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларына үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Концерттан соң Югары Кибәхуҗа Мәдәният йортына экскурсия ясадылар: китапханәдә булдылар, истәлеккә дип фотога да төшәргә өлгерделәр.
18 мартта яңадан урта мәктәпкә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуга барып, анда да концерт номерлары белән катнаштылар.
20 март көнне ата-аналар җыелышы булды. Укучыларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
21 мартта 3 нче чирек тәмамланды, укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, инструктаж үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International