Быел Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 24-25 март көннәрендә аның концертлары булып узды.
Елга бер тапкыр узенең укучылары белән берлектә, тәкъдим ителгән концерт программасын безнең районнан барган тамашачылар да күрә алды. Концерт программасы тамашачыга бик ошады.