Медальләр һәм күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

      Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре  25 март көнне авыл җирлеге рәисе Раиль Мараков белән берлектә Бөек Җиӊүгә 70 ел тулу уӊаеннан ветераннарның  өйләренә барып  медальләр һәм күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Авыл җирлеге  рәисе аларга үзенеӊ матур теләкләрен җиткерде. Әбибабайларыбыз күз яшьләре аша  сугыш вакытында күргән михнәтләре турында сөйләделәр һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Кызганычка каршы аларныӊ сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Ә аларны онытырга безнеӊ хакыбыз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International