25 март көнне Балалар китапханәсендә “Пионерская правда” газетына 90 ел уңаеннан “Энциклопедия нашего детства” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Әлеге газета турында күп информация тупланган иде. Нәни укучыларга аларның әти – әниләре нинди газета укыганы, элекке һәм хәзерге газет – журналлар арасында аерманы белү кызыклы булды. Китапханәче балаларга шулай ук “Пионерская правда” газетына үзләренең язмаларын, иҗат иткән шигырьләрен юллый алуларын аңлатты.