25 март көнне Сауш авылы мәдәният йорты директоры Ильяс Хабибуллин китапханәче белән берлектә "Сау бул кыш!" дип исемләнгән кыш озату бәйрәме үткәрделәр.

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
25 март көнне Сауш авылы мәдәният йорты директоры Ильяс Хабибуллин  китапханәче  белән берлектә "Сау бул кыш!" дип исемләнгән кыш озату бәйрәме үткәрделәр. Клуб ишек алдында һәм фоеда үткәрелгән спорт һәм милли уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Шулай ук бу бәйрәмгә авылыбыз тыл ветераны Фатыйма апа Гатауллина да килгән иде, ул балаларга күчтәнәчләр өләште. Ахырда уеннарда  катнашкан һәрбер балага истәлекле  бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International