2 апрель көнне шагыйрь, прозаик Ганс Христиан Андерсынның тууына 210 ел тула.

2015 елның 27 марты, җомга

2 апрель көнне шагыйрь, прозаик  Ганс Христиан Андерсынның тууына 210 ел тула. Шул уңайдан  26 март көнне Теләче балалар китапханәсендә           “В стране героев Г.Х. Андерсена” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада кече сыйныф укучылары катнашты. Балалар ике командага бүленеп авторның әсәрләренә багышланган сорауларга җаваплар бирделәр.Әлеге чараның максаты китап укуга кызыксыну уяту, балаларда күтәренке кәеф булдыру, сүз байлыгын тулыландыру иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International