27 нче март көнне Баландыш мәдәният йортында, язгы каникул чорында, балалар өчен цирк куелды.

2015 елның 27 марты, җомга

         27 нче март көнне Баландыш мәдәният йортында, язгы каникул чорында, балалар өчен цирк куелды. Оренбург өкәсеннән килгән артистлар балаларга бик күңелле тамаша күрсәттеләр. Клоуннар үзләренең чыгышларында балаларны да катнаштырып уеннар уйнаттылар, бүләкләр тапшырдылар. Елан белән биюче кыз һәм гимнаст егет балаларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә шаккатырды. Тамаша ахырында балалар баллы мамык белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International