Җиңүнең 70 еллгы якынлашкан көннәрдә, безнең илебезнең тынычлыгын саклап калган Үзәк авыл җирлегендә яшәүче тыл һәм сугыш ветераннарына районыбыз җитәкчеләре тарафыннан барлык чакырылган әби- бабайларга юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге чарага Үзәк мәдәният йорты, мәктәп көче белән әзерләнгән концерт прогаммасы тәкъдим ителде. Үзебезнең күңел җылысы белән башкарылган җыр- биюләребез аша аларга күтәренке кәеф бүләк итүебезгә чиксез шатбыз.