Геройларга мәңгелек дан!

2015 елның 28 марты, шимбә
Алан урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе  язгы субботникларга старт бирделәр. Һәрбер сыйныф төрле биремнәр ала. Шундыйларның берсе булып, авылның һәйкәлен чистарту тора. 27 нче март көнне алар обелискны кардан чистарттылар. Шулай ук территорияне корган яфраклардан арындырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре язылган мәрмәр тактаның тузаннарын сөрттеләр. Вафат булган авылдашларыбызны истә тоту-изге эш. Без авылыбызның  һәм илебезнең тарихы белән горурланырга тиешбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International