Ветераннарны хөрмәтләү.

2015 елның 28 марты, шимбә

         Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау  кысаларында,  26 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә “ 1941 -1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы “ юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте.

        Юбилей  медальләрен сугышы  ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Теләче муниципаль  район башлыгы  аппарат җитәкчесе  Мөбинов Ильдар  Вакыйфович тапшырды. “ Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Барысы өчен дә сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез, “- диде Теләче муниципаль  район башлыгы  аппарат җитәкчесе  Мөбинов Ильдар  Вакыйфович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International