Агыдагы елның 7 мартында район мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең Ватан 70 еллыгына багышланган концерт узды. Җыр-биюгә, моңга күмелгән чираттагы тамаша район мәгариф бүлеге һәм әлеге тармакта хезмәт куючылар тарафыннан куелды.
Коцертка әзерләнгәндә безнең 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасында талант ияләренең күп булуына инанган идек, сәхнәдә аларның чыгышларын күреп, янә бер сөенеп куйдык. Мисалга, тәрбиячеләребез “Синий платочек” җырына сәхнәләштерелгән бию белән чыгыш ясадылар. Тәрбиячеләр: Гарипова Г.И., Муликова Г.Ф., Ихсанова Д.Б., Мухетдинова М.Е., Хисамутдинова Л.Н., Башарова Л.Х., Сабирзянова Л.М., шәфкать туташы Гимадиева З.ның чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.
Кызларыбыз, профессиональ биючеләрдән кимен куймыйча, биюне югары дәрәҗәдә башкарды. Сәхнә күлмәкләре, биюгә туры китерелеп тудырылган образлар тамашчыны сугыш чорына алып кайтты. Дәһшәтле һәм михнәтле елларның кайтавазы булып яңгыраган җыр-биюләрдә күз яшьләре дә, киләсе тынычлык өчен өмет чаткылары да чагылды кебек.
Бакчабызның мөдире Дәүләтшина А.Н. тамашачы хозурына Н.Дәүли 1948 елда ук иҗат иткән “Өч тамчы су турында баллада” дип исемләнгән әсәрен тәкъдим итте. Тетрәндергеч һәм йөрәкләргә үтеп керердәй, сәнгатьле башкарылган бу чыгышта Дәүләтшина А.Н. сугыш темасын гына күтәреп калмыйча, яшәү һәм үлемнең тирән фәлсәфәсен һәр тамашачыга үтемле итеп җиткерә алды. Әсәрне тыңлаганда залда утыручы һәркем сугышның никадәр коточкыч икәнлегенә инангандыр, мөгаен.
Аеруча сәхнә түрендә балалар авызыннан яңгыраган сугыш турындагы җыр-шигырьләрне ишеткәч, бүгенге тыныч, имин тормышка сөенеп куйды тамашачы. Х. Туфанның “Сугыш” шигырен осталык белән башкарган Дәүләшина А.Н.ның кызы Дәүләтшина М.Ш.ны тамашачы көчле алкышларга күмде.
Бакчабызның пешекчесе Зөлфия Хәлиуллина башкаруындагы “Хәбәрсез югалганнар” дип исемләнгән җыр күпләрнең күңел җепләрен сүткәндер. Сугышта ятып калган батыр баһадирларыбыз – әти, бабай, абыйларны сагыну хисен кузгатты бу җыр. Аһәңле һәм моңлы итеп башкарылган әлеге чыгышны тамашачылар алкышлар белән кабул итте.