Төзелеш материалларын танырга өйрәнү өчен.

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана. Аларда балалар мондый төр фигураларны уенчык итеп кенә күрми, ә предметның зурлыгы яки кечкенәлеген өйрәнү өчен файдалана. Әлеге “Акбайга матур өй” дип аталган дәрестә кечкенәләр төркеме балалары катнашты. Предметларны конструкторлау, бер-берсенә тәңгәл китерү серләренә төшенделәр. Тәрбиячеләре Касимова Г.С. әйтүенчә, балалар әлеге дәресләрдә аеруча актив, алар уенчыклардан төрле төзелеш объектлары төзи, үзләренең хезмәтләренә сөенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International