Фәнни –гамәли конференция.

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
26-27 нче март көннәрендә Казан шәһәренең  экономика, идарә иту һәм хокук институты базасында, өченче халыкара фәнни- гамәли конференция булып узды. Биредә  чит илдән килгән делегация вәкилләре  чыгышы тыңланды. Алар  балалар тәрбияләүдә  һәм белем бирү өлкәсендәге уңышлары  белән таныштырдылар. Германиядә эшләп килүче Броверд колледжы галиме  Д. В. Дюранд үз чыгышы белән күпләрне сокландырды. Конференциядә Теләче урта мәктәбеннән директор урынбасары  В.Г. Мифтахова белән  педагог – психолог Ф. М. Имамиева  белем бирү өлкәсендәге яңалыклар белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International