25 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Афзалова Әлфия (җитәкчесе Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна) Әбрәр Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
25 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Афзалова Әлфия (җитәкчесе Афзалова Гөлназ Җәүдәтовна) Әбрәр Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты. “Милли мәдәни мирас” секциясендә чыгыш ясап,  3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Әлфия “Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портретның бирелеше” темасына эзләнү эше алып барды. Әлеге эзләнү эшендә Каюм Насыйриның “Әбугалисина”, “Кырык вәзир”, “Әфсәнаи Гөлрөх вә Камәрҗан” әсәрләре өйрәнелде. Жюри тарафыннан Әлфиянең эше аерым игътибарга алынды. Киләчәктә Әлфиягә тагын да зур уңышлар телибез. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International