«Алло, мы ищем таланты».

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

28 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы (җитәкчесе өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучы кызыбыз Зиганшина Ландыш (җитәкчесе Галимзянова Фәния Габдулхак кызы) Алабуга шәһәрендә узган «Алло, мы ищем таланты» дип исемләнгән VIII ачык Республика күләм конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланып, талантлы балаларны эзләү һәм үстерү максатыннан оештырылган иде. “Сюрприз” бию коллективы “Эстрада сәнгате” номинациясендә  1 дәрәҗә дипломга лаек булды. “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучыбыз Зиганшина Ландышны ”Декоратив-кулланма сәнгать” номинациясендә 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International