Ел саен 24 нче марттан 30 мартка кадәр Теләче Балалар китапханәсендә балалар китап атналыгы үткәрелә.

2015 елның 31 марты, сишәмбе
 Ел саен 24 нче марттан 30 мартка кадәр Теләче Балалар китапханәсендә балалар китап атналыгы үткәрелә. Бу елны китапханә әлеге атналыкны “Пойми язык  живой природы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән башлап җибәрде. Бу күргәзмәдә экология проблемасы, хайваннар дөньясының үзенчәлеклеге, табигатьнең матурлыгы турында ачык күрсәтелгән. Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән танышып кына калмыйча китапханәченең кызыл китапка кертелүче үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләгәнен дә ишетү бәхетенә ирештеләр. Күргәзмәнең максаты китап укучыларны табигатьне сакларга чакыру иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International