Безнең Иске Җөри балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм балалар бик күп төрле конкурсларда катнашып баралар.Шуларның чираттагысында тәрбиячебез Насибуллина Рәзинә Мосабир кызы россия күләмендә үткәрелгән "Вопросита" интернет - конкурсында катнашты. Блиц-олимпиаданың темасы – “ФГОС контекстында мәктәпкәчә белем бирү группаларындагы тәрбияченең эшчәнлек системасы.” Тәрбиячебез Лауреат дәрәҗәсендәге дипломга лаек булды. Без аны котлыйбыз һәм уңышлар телибез.