25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре көне.
Шул уңайдан 29 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган кичә уздырылды. Шулай ук концертта «Созвездие-Йолдызлык 2015» телевизион яшьләр фестивалендә катнашып төрле номинацияләрдә җиңү яулаган коллективлар чыгыш ясады. Сәхнәдә «Сюрприз», «Шаян» бию коллективлары, «Мисолька» вокаль ансамбле, трио «Нур», яшь конферанслар, аерым вокалистлар Диляра Исмагилова, Ландыш Зиганшина, Ранис Гатауллиннарны күрергә була иде.
Шулай ук 2014 елда башкарган эш нәтиҗәләре буенча матур күрсәткечләргэ ирешкән хезмәткәрләрен Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов котладылар.