28 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңүгә илткән юллар» фестивален район хакимияте, хезмәткәрләре катнашында концерт булып узды.
Концерт башка оешмалардан күпкә аерылып торды. Сәхнә бизәлеше нәкъ сугыш вакытын хәтерләтеп тора иде. Концерт программасы да театральләштерелгән күренеш белән бәйләнеп барды. Шулай ук матур сугыш чоры җырлары, биюләр тамашачыга бик ошады.